23 марта 2012 года в 14.00 в Литературном музее Г. Тукая состоится презентация книги известного журналиста, видного общественного деятеля Розы Туфетулловой «Бәйлисе бар йөрәкне» («Перебинтовать бы сердце»).
Книга, изданная в Татарском книжном издательстве в 2011 году, по праву была оценена как событие в литературной жизни республики. В нее вошли воспоминания о великом татарском поэте Хасане Туфане. Автор предлагает читателям воспоминания, дошедшие до нас через десятилетия. Как выражается автор, речь идет об очень тонких чувствах, о его жизни в состоянии любви, о творческих переживаниях в душе поэта.
В презентации примут участие поэты, лауреаты премии им. Г.Тукая Разиль Валеев, Радиф Гаташ, художник-оформитель книги, заслуженный деятель искусств Татарстана Алсу Тимергалина, поэтесса Клара Булатова, ученый, отдавший около 40 лет жизни изучению творчества Х. Туфана, доктор филологических наук М. Гайнетдинов, автор первой рецензии на книгу М. Амирханов, родственники и друзья поэта. На вечере своими воспоминаниями поделятся некоторые героини книги – женщины, которые пытались согреть сердце поэта.
На вечере можно будет услышать стихи народного поэта Х. Туфана и песни, написанные на его произведения, в исполнении артистов Академического театра имени Г. Камала Ф. Зиганшина и Л. Шакирзяновой, народных артистов Татарстана М. Сунгатуллина и Р. Гайнуллиной.
«Бәйлисе бар йөрәкне»
2012 елның 23 мартында, 14.00 сәгатьтә Г.Тукайның әдәби музеенда танылган журналист, күренекле җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллованың «Бәйлисе бар йөрәкне» китабын тәкъдир итү кичәсе була.
Татарстан китап нәшриятында 2011 елда дөнья күргән бу китап хаклы рәвештә, әдәбият дөньясында вакыйга буларак бәяләнде. Анда татар халкының бөек шагыре Хәсән Туфан турында истәлекләр урын алган. Автор моннан берничә дистә еллар элек шагыйрь белән бәйле хатирәләрен укучылар хозурына тәкъдим итә. Автор язуынча, сүз гаять нечкә мөнәсәбәтләр турында, шагыйрьнең сөю-сөелү хәяте, җанының иҗади яну-тетрәнүләре хакында бара.
Китапны тәкъдир итү кичәсендә шагыйрьләр, Г.Тукай премиясе лауреатлары Р.Вәлиев, Р. Гаташ, китапның рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе А. Тимергалина, шагыйрә К.Булатова, 40 еллап гомерен Х.Туфан иҗатын өйрәнүгә багышлаган галим, филология фәннәре докторы М. Гайнетдин, китапка беренче тәнкыйть мәкаләсе авторы М.Әмирханов һәм башка иҗат әһелләре, шагыйрьнең туганнары, дуслары катнаша. Кичәдә шулай ук Х.Туфанның йөрәген бәйләргә омтылучы асыл затлар – китапның кайбер героинялары да үз истәлекләре белән уртаклашачак.
Кичә барышында халык шагыйре Х.Туфанның шигырьләрен һәм аның сүзләренә язылган җырларны ишетергә мөмкин булачак. Аларны Г.Камал исемендәге ТДАТ артистлары Ф.Җиһанша, Л.Шакирҗанова, Татарстанның халык артистлары М.Сөнгатуллин, Р.Гайнуллина башкарачак.